Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә яшәүче яшүсмер кыз республика конкурсында катнашты һәм бүләкләнде

Россия көне алдыннан Казанда “Балалар илне рәсемгә төшерәләр” XVII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Быел конкурс дүрт номинация буенча узды: “Россиядә педагог һәм остаз елы”, “Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы”, “Имин юллар” һәм “Мин — патриот”. Анда Татарстан шәһәрләре, районнары һәм торак пунктлары мәктәпләреннән йөзләгән укучы катнашты.

Конкурсның эксперт советы иң яхшыларның яхшыларын сайлады. Җиңүчеләр арасында балалар сәнгать мәктәбе укучысы (укытучысы Фәнит Хөбәйбуллин) яшь Бөгелмә кызы Дарья Маслова да бар.

Дарья “Мин – патриот” номинациясендә икенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса