Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында Бөек Ватан сугышы солдатларына һәйкәл ачылды

Үзара салым программасы буенча гражданнар җыены 2021 елда узды. Ул вакытта авыл халкы бертавыштан Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәлне яңарту өчен тавыш бирә.

Бөгелмә районы халкы үзара салым программасы буенча җыелган акчага Бөек Ватан сугышында катнашкан авыл халкына һәйкәл ясады һәм урнаштырды.

Үзара салым программасы буенча гражданнар җыены 2021 елда узды. Ул вакытта авыл халкы бертавыштан Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәлне яңарту өчен тавыш бирә.

Беренче идеяне җирле ветераннар советы рәисе Михаил Иванович Бровкин әйтә. Аны җирле актив, «Селяночка» коллективы һәм депутат Николай Каштанов хуплый. 2022 елда акча җыю уздырыла, һәм Җиңү көне алдыннан яңартылган һәйкәлне тантаналы рәвештә ачалар. Анда сугышкан барлык авыл халкының исемнәре язылган: һәлак булганнарның һәм фронттан кайтканнарның исемнәре.

Алексей Михалев, Бөгелмә районы Спас авыл җирлеге башлыгы: 

"Без дистәләгән эскизларны карадык һәм авыл халкының теләкләрен исәпкә алдык. Иң мөһим теләк - сугышкан барлык авыл халкының исемнәрен мәңгеләштерү.

Ефановкадан фронтка 115 кеше китә, шуларның 46сы сугыштан әйләнеп кайтмый. Элек һәйкәлгә һәлак булганнарның исемнәре генә язылган иде. Хәзер мемориал солдат фигурасыннан тора, аның ике ягында ике мемориаль плитә урнашкан.  Аларның берсендә Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнарның исемнәре, икенчесендә җиңү белән өйләренә кайтканнарның исемнәре.

"Сугышта катнашучыларның берсе дә хәзер исән түгел, әмма без алар турында истәлекне мәңгеләштерергә тиеш дип саныйбыз", - дип сөйли Алексей Мухалев.  Безнең монументыбыз уникаль булып чыкты дип саныйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса