Бүген җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә
10 ноябрьдә Җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә. Аның төп максаты - фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатьчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Фән көнен рәсми рәвештә билгеләү тәкъдиме 1999 елда Будапешт шәһәрендә узган Бөтендөнья гыйльми конференциясенең резолюциясенә кертелә. Шушы карарга нигезләнеп, ЮНЕСКО 2001 елдан Бөтендөнья фән көнен бәйрәм...
10 ноябрьдә Җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә. Аның төп максаты - фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатьчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Фән көнен рәсми рәвештә билгеләү тәкъдиме 1999 елда Будапешт шәһәрендә узган Бөтендөнья гыйльми конференциясенең резолюциясенә кертелә.
Шушы карарга нигезләнеп, ЮНЕСКО 2001 елдан Бөтендөнья фән көнен бәйрәм дип игълан итә. Беренче тапкыр ул рәсми рәвештә 2002 елның 10 ноябрендә билгеләнә.
Бу көнне галим-голәмә төрле дәрәҗәдәге симпозиумнар, конференцияләр үткәреп, коллегалары белән аралаша, халык алдында чыгыш ясый; музейларда тематик күргәзмәләр оештырыла. Фән тынычлык өчен хезмәт итәргә тиеш - бу максат һәр галимнең күңелендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа