10 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Ашыгыч ярдәм машинасында корсаклы хатын авариягә очраган
Табиблар хатынны бала табарга хастханәгә илтә торган булган. Фаҗига Казань-Оренбург юлында була. 41 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче ир Фиат автомобилендә (Баулы үзәк хастаханәсе транспорты) барган вакытта тизлеген арттырган булырга мөмкин. Өстәвенә, машинаның тәгәрмәчләре дә кышкысына алыштырылмаган булган. Шунлыктан автомобиль бозлавык юлдан кюветка оча. Авария нәтиҗәсендә 29 яшьлек авырлы хатынга...
-
Татарстанга чумадан да куркынычрак вирус килә?!
1929 елда беренче тапкыр ачыкланган бу йогышлы авыруның Россиядә моңарчы очраганы булмаган. Сүз нодуляр дерматит турында бара. Ул эре мөгезле терлекне колачлый. Бу вирус Норлат белән чиктәш Самара өлкәсендә инде табылган. Ул бөтен төр юл белән йогарга сәләтле. Әгәр бер мал бу вирусны йоктырса, янәшәдәге барлык хайван-җәнлекләрне юк итәргә туры...
-
Укучылар өчен 1,6 миллион сумлык дару алыначак
Шуның кадәр акчаны район башкарма комитеты укучыларга һәм балаларга дарулар алуга тотачак икән. 1,6 миллион сумнан артыграк акча бюджеттан бүленеп биреләчәк. 77 төрле дару һәм башка кирәкле медицина чаралары алыначак.
-
“Бизнес-десант” – Бөгелмәдә
2016 елның 7 ноябреннән Менделеевск шәһәрендәТатарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан 2015 елда булдырылган "Бизнес-десант" укыту проектының икенче сезоны башланды. Тирән белемле бизнес-тренерлар, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкилләре, тендер һәм салым законнары, банк хезмәтләре экспертларыннаннән торган ике команда, 45 районда да булып, бер ай дәвамында...
-
Бөгелмәдә өлкән яшьтәгеләр арасында авыр атлетика буенча XXI ачык Россия Кубогы турниры уза (ФОТОЛАР)
-
Америкада да туган телне җырлыйлар [+ВИДЕО]
Бу көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Америкада. Аның кысаларында ул Калифорниядә Америка Кушма Штатларының татар общинасы белән очрашты. Очрашуда ТР икътисад министры Артем Здунов белән республиканың инновацион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «Туган тел» җырын башкарганнар. Видеоны Президентыбыз үз Инстаграмына куйган.
-
Тормышыгыз юзабилити булсын!
10 ноябрьдә Бөтендөнья юзабилити көне үткәрелә. Нәрсә соң ул, диярсез. Исеме аңлаешсыз булса да, аңлаешлылык, ягъни кулланышның бар тармакларын да гадиләштерү өчен көрәшә торган көн бу. Әйтик, сез кер юу машинасы сатып алдыгыз, ди, анда исә кырыкмаса кырык төймә, кайсысына басарга да белмисез. Машинага утырсаң, алгы панельдагы төймәләрдән күзләр камаша....
-
Бөтендөнья яшьләр көне
Халыкара яшьләр көне 12 августта билгеләнсә, илебезнең егет-кызлары Русия яшьләре көнен 27 июньдә ел саен зурлап бәйрәм итә. Ә менә 10 ноябрь - Бөтендөнья яшьләр көне. Бу көн демократик яшьләрнең Бөтендөнья федерациясенә нигез салыну уңаеннан барлыкка килгән. Бу турыда 1945 елның 29 октябрендә Лондонда барган Бөтендөнья яшьләр конференциясендә карар ителә....
-
Мөхәммәд пәйгамбәребезнең (с.г.в.) иң яраткан 12 ризыгы
Арпа Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) арпа шулпасының тән температурасы күтәрелгән файдасы зур булуы турында әйткән. Финик Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйткән: "Финиксыз йорт ризыксыз өй кебек. Бу җимеш хатыннарга бала тудырганда ярдәм итә". Инҗир Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) фиекренчә, инҗир - ул оҗмах җимеше, геморройны дәвалауда булыша. Виноград Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бик тә...
-
Газетага язылыйк, бөгелмәлеләр!
Чебиләрне көзен саныйлар дибез. Басма матбугат хезмәткәрләре исә санау эшенә язылу кампаниясе чорында ук керешә дә, гыйнвар һәм июль айларында нәтиҗә ясый. Кадерле укучыларыбыз, районыбызда чыгып килә торган бердәнбер татар газетасын саклап калуда, үстерүдә журналистлар, милли йөрәкле якташларыбыз гына түгел, ә сез дә үзегездән зур өлеш кертәсез. Язылу кампаниясенең нәкъ...
-
Бөгелмәлеләр! Сак булыгыз, мошенниклар активлашты
Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда мошенниклык очраклары ешайды. Килеп туган проблеманы хәл итәбез, бозымны бетерәбез, алган товар өчен компенсация тиеш дигән булып, төрле хезмәтләрне тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар. Сезгә банк картагыз блокка...
-
Сыйфат – икътисадның мөһим өлеше
Европа Сыйфат оешмасы инициативасы белән 1990 елдан башлап, ел саен ноябрь аеның икенче пәнҗешәмбесендә Сыйфат көне билгеләп үтелә иде, ә 1995 елдан бирле дөнья җәмәгатьчелеге ноябрьнең икенче атнасын тулаем шушы проблемага багышлый. Сыйфат темасы ил икътисадында иң өстенлекле проблемаларның берсе санала. Сүз товарларның кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлыгы турында...
-
3 нче мәктәп укучылары Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдылар
Әле яңа гына мәктәпләрдә укулар башланган иде, инде яңа уку елының ике ае сизелмичә үтеп тә китте, укучыларның тәүге каникуллары җитте. Көзге каникулның икенче көнендә 3 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары, барлыгы 27 бала, укытучылары А.З. Акбашева һәм Л.Ә. Вәлирахманова җитәкчелегендә, Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Әлеге экскурсиядән укучылар да, укытучылар...
-
“Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев беренчелеккә күтәрелде
Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 225 тавыш белән беренчелектә бара. Рөстәм Хөснуллин 144 тавыш белән икенчелектә, Алина Гафорова 140 тавыш белән өченчелектә. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә...
-
Бүген җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә
10 ноябрьдә Җир шарында Бөтендөнья фән көне билгеләнә. Аның төп максаты - фән казанышларын халык мәнфәгатендә файдалану, киң җәмәгатьчелек һәм галимнәр арасындагы бәйләнешләрне ныгыту. Фән көнен рәсми рәвештә билгеләү тәкъдиме 1999 елда Будапешт шәһәрендә узган Бөтендөнья гыйльми конференциясенең резолюциясенә кертелә. Шушы карарга нигезләнеп, ЮНЕСКО 2001 елдан Бөтендөнья фән көнен бәйрәм...