Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбе реконструкциядән соң ачылуга әзерләнә

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров реконструкция объектларында эш белән танышты. Шуларның берсе - 1-нче номерлы спорт мәктәбе

2018 елда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы үтенече буенча капиталь ремонт өчен республика бюджетыннан 22,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә мәктәп танымаслык булып үзгәрде. Төзүчеләр электр үткәргечләрен алыштырдылар, янгын-сак сигнализациясен урнаштырдылар, вытяжная вентиляцияне монтажладылар, тәрәзәләрне алыштырдылар, душ бүлмәләре һәм чишенү бүлмәләре ремонтланды, фундаментны ныгыттылар, идәннәрне алыштырдылар, спорт залларының һәм ярдәмче биналарның стеналарын тәртипкә китерделәр. Хәзерге вакытта үзәк һәм янгын сүндерү юлларын төзү буенча төзелеш эшләре башкарыла, бинаның фасадын чистарту эшләре тәмамланып килә. Чиратта-спорт залларын һәм кабинетларын монтажлау.

 

Мэрия матбугат хезмәте фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса