Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәләр ачыклый:Кайда дөреслек?

Гоголь урамының 39 нчы йортында яшәүчеләр, редакциябезгә шылтыратып, проблемаларын сөйләгәч, мин алар белән очрашырга махсус бардым. Машинадан төшүемә, соңгы таяныч күреп, халык уратып алды үземне. -- Берүк булышыгыз, торак-комуналь хуҗалыгында безне ишетмиләр. Ел башыннан бирле подъездыбыз җыештырылмый, юылмый. Пычракка батып яшибез. Йортыбыз "Нефтяник" торак милекчеләре ширкәтенә керә, алар безгә хезмәт...

Гоголь урамының 39 нчы йортында яшәүчеләр, редакциябезгә шылтыратып, проблемаларын сөйләгәч, мин алар белән очрашырга махсус бардым. Машинадан төшүемә, соңгы таяныч күреп, халык уратып алды үземне.

-- Берүк булышыгыз, торак-комуналь хуҗалыгында безне ишетмиләр. Ел башыннан бирле подъездыбыз җыештырылмый, юылмый. Пычракка батып яшибез. Йортыбыз "Нефтяник" торак милекчеләре ширкәтенә керә, алар безгә хезмәт күрсәтә. Тик ничек дисезме? Менә - шулай. Счетны карагыз, акчасын өеп китергәннәр, ә подъездларыбыз сасы, шакшы. Бу ничек була инде? Без акчасын түләп барабыз, ә йорт подъездларына игътибар да бирмиләр, оятсызлар эшли бугай ул хуҗалыкта, -- ди Гоголь урамының 39 нчы йортында яшәүче Галина Киргизова.

-- Чыннан да, оятлары юк, инде ничәнче ай ишек янындагы подъезд идәнен үзем чыгып юам, менә хәзер шуның өчен 100 сум "премия" китергәннәр, -- дип шаяра, уенын-чынын кушып, 90 яшьлек Зәйтүнә апа. - Мин инде күптән подъезд юган өчен түләмим, квитанциямдә ул юлны махсус сызып куям. Идәнне үзем юам бит.

Подъездларга, чыннан да, керерлек түгел, тузанга, чүп-чарга баткан алар. Апаларның зарын аңларга була. Дөреслек эзләп, "Нефтяник" торак милекчеләре ширкәтенә шылтыратам. Телефонны баш инженер Анжела Стратилатова алды. Аңа халык зарын җиткергәч, ул фактларны ачып бирде:

-- Подъездларны җыештыручы бар. Узган атнада идән юылган анда, -- ди ул.

Кем кемне алдый торгандыр анысы әле ачык түгел, тик шунысы хак - йортта, подъездда тәртип юк.

Мин шылтыратып, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертә башлагач, җыештыручы Гоголь урамының 39 нчыйортына да килеп җитте, идәннәрне юды.

-- Безгә җыештыручы итеп намуслы кешене куйсыннар иде, акча түләүдән дә баш тартмыйбыз, без чисталык яклы! - ди халык. Аларны ишетсеннәр иде.

Ә бу мәсьәләне без мобиль рәвештә контрольгә алдык, Гоголь урамында яшәүчеләр белән турыдан-туры элемтәдә торабыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса