Бөгелмәлеләрне «Илаһи моң» бәйгесендә катнашырга чакырабыз
Бәйгегә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәгеләр катнаша ала. Октябрь "Илаһи моң" татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсы узачак. Аны Россия Ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра. Бәйгегә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәгеләр катнаша...
Бәйгегә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәгеләр катнаша ала.
Октябрь "Илаһи моң" татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча төбәкара фестиваль-конкурсы узачак. Аны Россия Ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештыра.
Бәйгегә 8-11 сыйныф укучыларыннан башлап төрле яшьтәгеләр катнаша ала. 12-18 октябрь аралыгында катнашучылар мөнәҗәт, бәет, эпос-дастан, дога, зикер әйтүләрен яки мираска караган әсәрләрне («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек баш» һ.б.) сәнгатьле укуларын, Корьән укуларын видео яки аудиоязма рәвешендә җибәрергә тиеш. Экспертлар комиссиясе сайлап алган җиңүчеләр йомгаклау этабына чакырылачак. Ул 14 ноябрьдә Мөселман лидеры мәктәбе ябылу тантанасы белән бергә үтәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа