Бугульминская газета

Бөгелмә районы

Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр! Сак булыгыз, мошенниклар активлашты

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда мошенниклык очраклары ешайды. Килеп туган проблеманы хәл итәбез, бозымны бетерәбез, алган товар өчен компенсация тиеш дигән булып, төрле хезмәтләрне тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар. Сезгә банк картагыз блокка...

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Соңгы вакытларда мошенниклык очраклары ешайды. Килеп туган проблеманы хәл итәбез, бозымны бетерәбез, алган товар өчен компенсация тиеш дигән булып, төрле хезмәтләрне тәкъдим итәләр, шулай ук эшкә урнаштырырга ярдәм итәчәккә дә ышандыралар. Шул хезмәтләрдән файдаланырга теләүчеләрдән алдан ук акча алып, аферистлар еш кына юкка чыгалар.

Сезгә банк картагыз блокка куелды, аны ачу өчен номерыгызны һәм pin-кодны әйтегез дигән смс-хәбәр килергә мөмкин.

Хөрмәтле бөгелмәләр! Аферистлар корбаны булмагыз, алданмагыз, ышанмагыз! Банк картасы реквизитларын беркайчан да, беркемгә дә әйтмәгез, күрсәтмәгез! Кулга ул мәгълүмат килеп керүгә үк мошенниклар сезне акчасыз калдыра.

Ә тагын туганыгыз, якын кешегез бәлагә тарыды, аны йолып калу өчен акча күчерегез дип тә сезнең белән элемтәгә керүләре ихтимал. КҮЧЕРМӘГЕЗ!

Социаль хезмәткәр, банк, яисә пенсия фонды вәкиле, башка төрле хезмәт күрсәтүче дигән булып, квартирыгызга кереп, акча реформасы көтелүе, шуңа да булган купюраларыгызны алыштырырга кирәклеге турында ышандырып та сезне акчасыз калдырулары бар. Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз!

Мондый һәм шуңа охшаш хәлләр турында ни дә булса беләсез икән, кичекмәстән 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша эчке эшләр бүлегенә шылтыратыгыз. Алар тәүлек әйләнәсенә эшли.

Анонимлык гарантияләнә.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса