Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр Россия чик сакчыларының төбәкара форумында катнаштылар.

Бөгелмә чик сакчылары форумда шәһәребездә күптән түгел генә ачылган "Хәтер" хәрби дан залы турында сөйләделәр.

17-19 июль көннәрендә Тольятти шәһәренең “Транспортчы” ял базасында, Бөтенроссия чик буе туганлык берлеге эгидасы астында, Россия чик сакчыларының төбәкара форумы узды. Форумда Бөгелмәдән чик буе гаскәрләренең диңгез частьлары ветераннары Анатолий Николаев һәм Фәрит Асылгәрәев катнашты.
Очрашуга Россиянең 27 төбәгеннән чик сакчылары, башлангыч чик буе оешмаларыннан 112 вәкил килгән иде.
150дән артык катнашучы үзләренең хезмәт елларын, чик буе гаскәрләренең данлы традицияләрен искә төшерде, тормыштагы кызыклы вакыйгалар белән уртаклашты, ә кайберләре 40 елдан соң бергә хезмәт иткән иптәшләре белән очрашты.
Бу инде шундый чараның икенчесе. Чик сакчыларының  беренче слеты былтыр Казан шәһәрендә узган.
Бөгелмә чик сакчылары форумда Бөгелмә хәрби комиссариаты территориясендә ачылган "Хәтер" хәрби дан залы турында сөйләделәр.
Анатолий Николаев ветераннар хәрәкәтен үстерү һәм ныгытуда, гражданлык-патриотик сыйфатлар тәрбияләүдә, яу кырында ятып калган ватандашлар турында мәдәни һәм тарихи истәлекне саклауда актив катнашуы, күпмилләтле Россия халыкларының күпгасырлык дуслыгын һәм мәдәниятен ныгытуы өчен “ Хәрби исәп” запастагы чик сакчылары һәм чик сакчылары җәмгыяте исеменнән Рәхмәт хаты алды.
Форум барышында Самара өлкәсенең Борск районы музееннан китертелгән Бөек Ватан сугышы чорының гамәлдәге коралы күрсәтелде, теләге булганнар коралдан атып та карады.
Кич белән форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, салют ясалды. Запастагы чик сакчылары һәм чик сакчыларының ирекле җәмгыяте тарафыннан катнашучылар һәм кунаклар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса