Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр, “Кыстыбый-шоу” фестивалендә катнашырга ашыгыгыз!

Татар халкы үз милли ашларына бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән танылган. Безнең халыкның милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Ризыкларның һәркайсы үзенчәлекле. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия,...

Татар халкы үз милли ашларына бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән танылган. Безнең халыкның милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Ризыкларның һәркайсы үзенчәлекле. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм башкалар... Аларның саны бик күп, ләкин без үзебезнең хозурны кыстыбыйга юнәлттек.

Әйе, бер карашка гади генә тоелган милли ризыгыбыз күптөрле була икән. Менә без дә бөгелмәлеләрнең бу ризыкны ничек пешерүләрен белергә булдык. "Бөгелмә авазы" газетасы, "Балкыш" җәмгыяте һәм Татар мәдәният үзәге белән бергәлектә, "Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы игълан итә. Әлеге бәйге ике этапта узачак. Беренче турда без сездән кыстыбый рецептлары көтеп калабыз. Алар 14 апрельгә кадәр кабул ителәчәк, ә 17 апрельдә фестивальдә катнашучылар сайлап алына. Бәйгенең икенче этабы 21 апрель көнне Татар мәдәният үзәгендә узачак. Анда инде иң оста пешекчеләрне, иң оригиналь рецептларны сайлап алачакбыз. Һәр катнашучы Дипломга ия булачак. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса