26 март 2017 яңалыклары
-
Ашыгыч ярдәм фельдшерына пычак белән кадаганнар
Чаллы шәһәре янында урнашкан ГЭС бистәсендәге бер фатирда ашыгыч ярдәм фельдшерына исерек хатын пычак белән һөҗүм иткән. 5 айлык балага ярдәм итәргә килгән табибларны исерек ир белән бер хатын каршы алган. Үзен баланың апасы дип белдергән хатын, фельдшер аркасына пычак кадаган. Бу очрактан соң башка фельдшерлар подьездга чыгып, хәлне сменадагы...
-
Бөгелмәлеләр, “Кыстыбый-шоу” фестивалендә катнашырга ашыгыгыз!
Татар халкы үз милли ашларына бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән танылган. Безнең халыкның милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ашлар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны бүгенге көнгә кадәр саклап калган. Ризыкларның һәркайсы үзенчәлекле. Бәлеш, өчпочмак, гөбәдия,...
-
Республикада Сабан туе көннәре билгеле булды
2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада «Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында»гы указы дөнья күрде. Аның нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда 15 июльдә узачак. «Татар-информ»
-
11 яшьлек Татарстан малае Нюшаны биетә
Яр Чаллыдан Нурлан Исмаилов «Голос.Дети-4» тапшыруында кичә «сукыр» тыңлап алу турын уңышлы уза. Малайның көчле тавышы остазларның берсе булган Нюшаны таң калдыра. Ул хәтта утырган җиреннән торып басып бии дә! Зал Нурланга дәррәү кул чаба, «афәрин», «молодец» дип кычкыра. Нюша: «Чын күңелдән әйтәм: мин үземнең ир-атымны таптым!» дип гаҗәпләнүен белдерә,...
-
“Энҗе бөртекләре” бәйгесендә катнашмый калмагыз
Хөрмәтле укучылар, урта һөнәри белем бирү йорты студентлары, "Бөгелмә авазы" газетасында традицион "Энҗе бөртеге" бәйгесе уза. Быел аның темасы, 2017 елның Россиядә "Экология һәм махсус саклаулы урыннар елы" һәм Татарстанда "Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы" дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, "Җир-Ананы рәнҗетмик!" дип атала. Бәйгенең максаты: укучыларның матбугат чарасы белән...
-
Ана капиталы озынайтыла
РФ хезмәт министры Максим Топилин ана капиталы программасы тагын биш елга озынайтылырга мөмкин дип белдерде. "Хөкүмәт хәзерге вакытта бу мәсьәләне карый һәм ул уңай хәл ителеп, программа 2023 елга кадәр эшләр дип өметләнәбез", - диде ул. Министр фикеренчә, бу чара илдә елына 1,7 миллион бала туу күрсәткечен саклап калырга мөмкинлек...
-
Без – табигать балалары!
"Үзәкләштерелгән районнар клуб системасы" учреждениесенең Зеленая Роща мәдәният йортында "Земляне" халык үзешчән коллективының "Яратырга, кадерен белергә һәм сакларга" дип исемләнгән концерт программасы үтте. Чара Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. Яшь артистлар үзенчәлекле, матур һәм кызыклы итеп чыгыш ясадылар. Авылның экология проблемасына, халыкның табигатькә карашына кагылышлы мәзәкләр, шаян сүзләр...
-
Татарстаннан алты ир-ат, 1 миллион сумга ялланып, Мәскәүдә кеше үтергән
Мәскәү шәһәр суды Татарстан кешеләреннән торган оешкан җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Әлеге төркемгә яшьләре 26дан 37гә кадәр булган Игорь Красильников, Марат Хәмидуллин, Роберт Зиатдинов, Вадим Волков, бертуган Илнар һәм Ленар Исмәгыйлевлар кергән. Бу хакта Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хәбәр итә. Җинаятьне башкарудаг тоткан урыны һәм кылган гамәлләренә карап, алар...
-
Время обеденного перерыва в России может увеличиться до двух часов
На этой неделе в Госдуме запланировано первое чтение законопроекта, авторы которого предлагают ввести в России сиесту. А именно: в летние месяцы увеличить время обеденного перерыва минимум до двух часов. Тем временем эксперты рынка труда отмечают, что на практике фиксированный перерыв постепенно становится пережитком прошлого и многие россияне, особенно офисные работники,...
-
Роза Сябитованың кызын ире ташлаган
Күптән түгел Беренче каналдан «Роза Сябитова. Сваха на выданье» исемле документаль фильмны күрсәттеләр. Ул «Давай поженимся» шоуының алып баручысы Роза Сябитованың тормыш юлына багышланган иде. Ул анда авыр бала чагы, карьерасы һәм кызы Ксениянең уңышсыз гаилә тормышы турында сөйләгән, дип яза starhit.ru. Ике ел элек Сябитова кызын кияүгә биргән иде....