Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәлеләр алтын туйларын билгеләп үтте

Ирле-хатынлы Каюмовлар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр.

Рәхимҗан Талыйп улы һәм Фәһимә Хәмәт кызытранспорт тармагының хезмәт династиясе вәкилләре. Бөгелмә технологик транспорт идарәсендә аларның гомуми хезмәт стажы ярты гасырдан артык.

Намуслы һәм күпьеллык хезмәтләре өчен Каюмовлар күп тапкырлар тармак Дипломнары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Икесе дә хезмәт ветераны исеменә ия.

Рәхимҗан Талыйп улы һәм Фәһимә Хәмәт кызы балалар да, оныклар да, туганнар да, якыннар да – һәркем җылы табарлык һәм ышанычлы гаилә кора алганнар. Аларның гаиләсеяшь гаиләләр өчен чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге.

ГХАТ бүлегендә узган тантанада юбилярларга соклану сүзләре, балалар һәм туганнар исеменнән бик күп изге теләкләр яңгырады. Традиция буенча, әлеге вакыйга истәлегенә юбилярлар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

ГХАТ бүлеге белгечләре Каюмовлар гаиләсенә алтын никах теркәү турында таныклык тапшырдылар. ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, гаиләгә Мактау билгесе һәм район башлыгы исеменнән Котлау хаты тапшырылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса