Бөгелмәдән ерак түгел пассажир автобусы ауган
Бүген иртән 7сәгать 56 минутта Лениногорскидан 6 километр ераклыкта рейс автобусы ауган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Автобус Әлмәт шәһәре юнәлешенә бара торган булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче юл кырыеннан әйләнеп үтәргә ниятләгән һәм вак ташта...
Бүген иртән 7сәгать 56 минутта Лениногорскидан 6 километр ераклыкта рейс автобусы ауган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте.
Автобус Әлмәт шәһәре юнәлешенә бара торган булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче юл кырыеннан әйләнеп үтәргә ниятләгән һәм вак ташта тиешле дәрәҗәдә идарә итә алмаган, шунлыктан кюветка төшеп киткән.
Һәлакәт вакытында салонда 17 кеше булган. Алар автобустан түбәсендәге авария люгы аша чыкканнар.
Бер пассажирны кабыргасы сынуда шикләнеп, Бөгелмә үзәк район сырхауханәсенә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа