Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмәдәге бизнес проблемалары һәм аларны чишү юллары

Бөгелмә эшмәкәрләренең проблемалары җитәрлек. Моны алар яшерми, үз сораулары белән даими рәвештә шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 8 июль көнне очрашуга килгән эшмәкәрләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте. Марина Исхакованың шәхси шөгыле бар. Аның автомобильләре бөгелмәләрне "Бөгелмә--Казан--Бөгелмә" маршруты буенча йөртә. Тик базар мөнәсәбәтләре бизнеска киртәләр куя...

Бөгелмә эшмәкәрләренең проблемалары җитәрлек. Моны алар яшерми, үз сораулары белән даими рәвештә шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итә. 8 июль көнне очрашуга килгән эшмәкәрләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров кабул итте.

Марина Исхакованың шәхси шөгыле бар. Аның автомобильләре бөгелмәләрне "Бөгелмә--Казан--Бөгелмә" маршруты буенча йөртә. Тик базар мөнәсәбәтләре бизнеска киртәләр куя башлаган. Әлеге табышлы эшкә легаль булмаган (лицензиясе булмаган) эшкуарлар да керешкән. Менә шунда Марина Исхакованың проблемалары башланган икән.

-- Мин намуслы эшмәкәр буларак, салым түлим, хезмәткәрләрем өчен Пенсия фондына акча күчерәм. Ник лицензиясе булмаган эшмәкәрләр безнең юлга керә икән. Моңа чик куегызчы, -- дип, ул шәһәр мэрына мөрәҗәгать итте.

Мондый "сул" эшмәкәрләр Бөгелмәдә 8 кеше икән.

-- Барлык мәгълүматны туплагач, салым инспекциясе һәм хокук саклау органнары белән әлеге легаль булмаган "бизнесменнар" эшенә киртә куелачак, -- дип белдерде Линар Закиров.

Калинин урамында урнашкан канцелярия товарлары сату кибете хуҗасы инде ярты ел дәвамында суд юлында йөри икән. Кыш көне әлеге кибет урнашкан йортның түбәсеннән кар чистартканда торак компаниясе кибетнең элмә тактасына зыян салган, тик бүгенгәчә аны яңадан ясап куймаган. Линар Закиров бизнес-леди сүзен тыңлагач, бу проблеманы тиз арада чишү өчен юлламаны "Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты"на җибәрде.

Моннан тыш, Бөгелмә эшмәкәрләре тимер юлчылар клубын төзекләндерү, чүп-чарларны җыю һәм экология мәсьәләләрен күтәреп чыкты.

Мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса