Бөгелмәдә язгы чакырылыш башланды
Бу язда йөзгә якын бөгелмәле хәрби хезмәткә чакырылачак. Чакырылыш комиссиясе әйтүенчә, егетләрне ил сагына алу 11 майда башлана. Бу көнне хәрби комиссариат яныннан беренче автобус китәчәк. Шул уңайдан, 15 апрель көнне кадетлар интернат-мәктәбендә тантаналы чара булып узды. Хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә алынучы бөгелмәләрнең 27 проценты...
Бу язда йөзгә якын бөгелмәле хәрби хезмәткә чакырылачак. Чакырылыш комиссиясе әйтүенчә, егетләрне ил сагына алу 11 майда башлана. Бу көнне хәрби комиссариат яныннан беренче автобус китәчәк. Шул уңайдан, 15 апрель көнне кадетлар интернат-мәктәбендә тантаналы чара булып узды.
Хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә алынучы бөгелмәләрнең 27 проценты Свердловск өлкәсенең Лесной шәһәрендә хезмәт итәчәк. Ун яшь егет -- элиталы гаскәргә, ә икесе ФСБ хәрби институтына юллама көтә.
Армия сафларына китәчәк егетләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов тәбрикләде. "Хезмәтегез уңышлы булсын. Туган йортыгызга исән-имин йөреп кайтыгыз. Туганнарыгызның, әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез. Хәерле юллар сезгә", -- диде ул.
Булачак солдатлар адресына җылы сүзләрне ата-аналар, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шафиков та әйтте. Тантаналы чара концерт программасы белән дәвам итте.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Сергей БРЮХАЧЕВ фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа