Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә язгы сәламәтлек фестивале булып узды

Фестивальне Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестлар уздыру үзәге һәм профилактика белән шөгыльләнүче иреклеләр оештырды.

“О спорт, син – тынычлык!” – 11 май көнне Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте базасында һәм “Татнефть” җәмгыятенең Бөгелмә механика заводы стадионында, “Сәламәтлек сессиясе” дип аталган төбәкара һәм “#SPORTБугульмаДРАЙВ” проектлары кысаларында “ГТО мәйданчыгы” дип аталган язгы сәламәтлек фестивале булып узды.

Фестивальне Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, “ГТО” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестлар уздыру үзәге һәм профилактика белән шөгыльләнүче иреклеләр оештырды.

Күркәм чараны ачу тантанасын Яшьләр сарае коллективы әзерләде, ул көллиятнең спорт залында үтте. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары К.В. Круглов, Бөгелмә һөнәри-педагогия көллияте директоры Ф.М. Кәлимуллин чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр, җиңүгә омтылышлы булуларын, тестлар узганда уңышларга ирешүләрен теләделәр. Аннары баш судья Л.А. Киреева фестивальнең программасын игълан итте һәм хөкемдарлар бригадасы эшкә кереште.

Урта һәм югары белем бирү уку йортларында укучы 49 кеше “Оборонага һәм хезмәткә әзер!” комплексы күнегүләрен үтәргә дип әзерләнгән. Алар электрон коралдан ату, озынлыкка сикерү, 100, 2 000, 3 000 метрга йөгерү кебек спорт төрләре буенча һәм башка төрле сынаулар уздылар.

Нормативларны ничек үтәүләренә карап, “ГТО” тестын узучыларга алтын, көмеш һәм бронза  билгеләр тапшырылачак.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы

Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса