Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмәдә янгын чыгу очраклары ешайды. Сарай янып, көлгә әйләнгән

Кичә чираттагы янгын турындагы хәбәр 7 сәгать 37 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә "Глонасс +112" системасы буенча килеп ирешә. Бөгелмә районы, Бәкер авылы, Подгорный урамы, 19 "А" йорты адресы буенча урнашкан сарай януын хәбәр итәләр. Янгын объекты бер түбә астында урнашкан 2 шәхси сарай. Гомуми мәйдан - 60 квадрат...

Кичә чираттагы янгын турындагы хәбәр 7 сәгать 37 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә "Глонасс +112" системасы буенча килеп ирешә. Бөгелмә районы, Бәкер авылы, Подгорный урамы, 19 "А" йорты адресы буенча урнашкан сарай януын хәбәр итәләр.

Янгын объекты бер түбә астында урнашкан 2 шәхси сарай. Гомуми мәйдан - 60 квадрат метр.

Исаковоның ирекле янгын сүндерү отряды бензовозы килгәндә, сарайларның эче дөрләп яна торган була. Подгорная урамы 19 нчы "А" йорты хуҗасы сарайда беркем дә булмавы, шулай ук газ балоннары юклыгы турында хәбәр итә. Бинага керә торган ишек ачык була. Янгынның 7 метр ераклыкта урнашкан торак йортка күчү куркынычы яный. Ирекле янгын сүндерү отряды хезмәткәре Бәкер авылы халкы ярдәме белән торак йортны янгыннан саклап калу һәм утны сүндерү өчен "РКС-50" җиңсәсен кулланалар.

8 сәгать 3 минутта 5 кеше составындагы 64 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килеп җитә. Ул вакытта сарай эче һәм түбә януы күзәтелә. Утның күрше биналарга күчү куркынычы булмый. 8 сәгать 17 минутта янгын сүндерелә.

Сарай янып бетә. Афәткә китергән сәбәп - электр җиһазларын эксплуатацияләүдә техник кагыйдәләрне бозу.

М.Н. ПЕСТЕРЕВ, янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса