24 июль 2017 яңалыклары
-
Хәбәрсез югалган гаиләнең язмышы билгеле булды: машиналары белән батып үлгәннәр (+ФОТО)
Башкортстанда хәбәрсез югалган гаиләнең Таналык елгасында батып үлгәне ачыкланды. 17 июльдә ике яшьлек уллары Радмирны алып,1980 елгы Ильяс Надыргулов, аның хәләл җефете 1988 елгы Рәзинә Надыргулова өйләреннән "Шевроле Ланос" автомобилендә билгесез юнәлештә чыгып киткән. Эчке эшләр министрлыгының район бүлекчәсе атна буе диярлек эзсез юкка чыккан гаиләне эзләгән. Тикшерүчеләр машинада вакытта...
-
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә – Даяна Хәнипова
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә Бөгелмә шәһәреннән Даяна Хәнипова. Аңа 6 яшь.
-
Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю
Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Оныгым - сары былбылым Әле кайчан гына мамык мендәргә бастырып: "Хуш киләсең, балам! Улыма - игелекле хатын, миңа йомшак телле килен бул!" - дип, бал-майлар каптырып, бусагамнан керттем сине,...
-
Көнкүрештә бик кирәкле киңәшләр (+ФОТО)
Әгәр дә май каткан икән, кыргыч кулланыгыз. Кырган майны ипигә ягу уңайлы.
-
Бөгелмәдә янгын чыгу очраклары ешайды. Сарай янып, көлгә әйләнгән
Кичә чираттагы янгын турындагы хәбәр 7 сәгать 37 минутта 64 нче янгын сүндерү бүлегенә "Глонасс +112" системасы буенча килеп ирешә. Бөгелмә районы, Бәкер авылы, Подгорный урамы, 19 "А" йорты адресы буенча урнашкан сарай януын хәбәр итәләр. Янгын объекты бер түбә астында урнашкан 2 шәхси сарай. Гомуми мәйдан - 60 квадрат...
-
Республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер дип Бөгелмә районы танылды
Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы укучылары республикада белем бирү сыйфаты буенча лидер булды. Бөгелмә районында 2017елгы БДИ нәтиҗәләре Татарстандагы уртача күрсәткечләрдән шактый югары. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бөгелмә районы чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән 81,2 балл, математикадан - 65,1, географиядән - 78...
-
«Маленький Рим» Бугульминского района
Жители села Спасское возрождают храм-усыпальницу выдающегося русского ученого. В самом центре села Спасское Бугульминского района РТ стоит полуразрушенный храм Вознесения Господня XVIII века. Он является одновременно усыпальницей и памятником для своего основателя Петра Ивановича Рычкова - видного, но незаслуженно забытого, ученого, первого члена-корреспондента Петербургской академии наук. Вот уже много лет...
-
Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә
Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә атна башында - 25 градус, сишәмбе - 27, чәршәмбе 29 градуска кадәр җылы булачак. Россиянең урта полосасында якын арада явым-төшем кимиячәк. Синоптиклар яңгырлы җәйдән соң коры көз вәгъдә итә, дип яза "Российская газета". Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, Россиянең үзәк полосасында дүшәмбедән температура әкренләп күтәрелә башлый....
-
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесендә – Әмин Шәйхәтдәров
"Кечкенә Мисс һәм Мистер" фотобәйгесенә Бөгелмә шәһәреннән Әмин Шәйхәтдәров кушылды. Аңа 2,5 яшь. Хөрмәтле укучыларыбыз, "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты 2 - 8 яшьлек балалар өчен "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте. Сездән балалар катнашындагы төрле үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Аларда сабыйларыгызның яраткан шөгыльләре, кызыклы, бәхетле...
-
Бөгелмәлеләр уракка әзерме? (+ФОТОЛАР)
Узган атнада республиканың Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов Бөгелмә районында булып китте. Ул, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә, район механизаторларының уракка керешү хәзерлеген бәяләде, авыл хезмәтчәннәре белән урып-җыюга әзерлекнең барышы турында фикер алышты. Комиссия килгәндә...
-
Күрше район юлында зур һәлакәт: могҗиза белән исән калганнар (+ФОТОЛАР)
Әлмәт районының 77 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге һәм 7 нче зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре, кара-каршы бәрелеп җимерелгән автомобильләрдән йөртүчеләрне алган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» билгеләп үтүенчә, зыян күрүчеләр белән булган юл-транспорт һаләкәте турындагы хәбәр алдагы көнне 9.03 сәгатьтә Әлмәт...
-
17 яшьлек егет суга баткан баланы коткарган (+ФОТО)
Яшел Үзәннең үзәгендә урнашкан шәһәр күлендә 17 яшьлек мәктәп укучысы Егор Дубровин суга баткан кызны коткарып калган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8нче номерлы төркем матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Йосыпова. Егор әтисе һәм кечкенә энесе белән күл тирәсендә йөргән була, дип хәбәр итә Татар-информ. Кинәт алар...
-
Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин. Татарстанда бүген һаваның...