Бөгелмәдә спортчыларының ирешкән уңышлары хакында сөйләделәр
2015 ел Бөгелмәдә Яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында шәһәрдә үткән чаралар яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелде.
Бу хакта хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Илдар Тахиятуллин сөйләп үтте.Үз чыгышында ул Бөгелмә спортчыларының ирешкән уңышлары хакында сөйләде һәм 2016 елда планаштырган чаралар турында бәян итте. Шуларның берсе - "Россия чаңгысы - 2016". Ярыш 14 февраль көнне шәһәребезнең чаңгы базасында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа