Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен фестиваль узды
Фестивальдә катнашучыларны «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» җирле иҗтимагый оешмасын волонтерлары каршы алды һәм озатып йөрде.
«Уңайлы мохит» федераль партия проекты һәм Халыкара инвалидлар көне (декадасы) кысаларында Техника йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Изге җыр белән бер-беребезне җылытырбыз» дигән сәнгать иҗаты фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» җирле иҗтимагый оешмасын волонтерлары каршы алды һәм озатып йөрде.
Мәдәният учреждениесе коляскадагы инвалидлар өчен җайлаштырылган. Балаларны федераль партия проекты координаторы, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвера Ризванова сәламләде. Сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр булган талантлы балаларның чыгышлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмады. Программаның һәр катнашучысы спонсорлардан бүләк алды. Фестиваль финалында коляскалы инвалид Алинә Хәсәнова һәм җырчы Александр Головин бу фестивальгә махсус язылган "Барысы да булсын!" җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа