Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмәдә ксенофобия хакында фикер алыштылар

«Түгәрәк өстәл» утырышы йомгаклары буенча уртак эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителде һәм үзара хезмәттәшлек итү юллары билгеләнде.

Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов «Нәфрәт һәм ксенофобия безгә юлдаш түгел!» дип аталган «түгәрәк өстәл» утырышында катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан узган очрашуда шулай ук Бөгелмә муниципаль районы хакимияте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Бөгелмә районының авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Фикер алышу барышында экстремизм күренешләрен кисәтү, деструктив виртуаль берләшмәләр йогынтысына дучар булган затлар белән профилактика эшләрен оештыру мәсьәләләре каралды. «Түгәрәк өстәл» утырышы йомгаклары буенча уртак эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителде һәм үзара хезмәттәшлек итү юллары билгеләнде.

Рамил хәзрәт Хөснетдинов, «түгәрәк өстәл» утырышында чыгыш ясап, шулай ук кайбер тәкъдимнәрен җиткерде. Ул, беренче чиратта, яшьләр белән мәктәпләрдә, техникумнарда, институтларда очрашулар үткәрү тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул шундый очрашуларның берсе Казан милли тикшеренү технология университетының Бөгелмә филиалында узуын искәртте.

Рамил хәзрәт үз чыгышында имамнарның җирле хакимият вәкилләре белән аңлашып эшләвенең мөһимлеген ай саен узучы мөхтәсибәт җыелышларына төрле структуралардан — Эчке эшләр министрлыгы, район прокуратурасы, МЧС кебек оешмалардан кунак сыйфатында берәр вәкил катнашында, сорау-җавап формасында үткән очрашуларның нәтиҗәле булуында да күрүен әйтте.

Рамил хәзрәт экстремизм һәм ксенофобия күренешләрен кисәтү максатыннан, Бөгелмә шәһәрендә төрле милләт һәм төрле дин тотучы яшьләр арасында төрле спорт ярышлары, бәйгеләр үткәрелүе турында сөйләде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Бөгелмә шәһәре вәкиле һәм төбәк казые буларак, имам-мөхтәсиб Исламга кагылышлы мәгълүмат белән тәэмин итү өчен, төрле даирә кешеләр белән очрашулар үткәрергә тәкъдим итте.  

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса