Бөгелмәдә ике йөк машинасы бәрелешкән
Кичә иртәнге уннар тирәсендә Бөгелмә районында ике йөк машинасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек Mercedes пассажиры җан биргән.
Фаразлар буенча, "Краз" машинасы, начар һава шартлары булуына карамастан, югары тизлектә хәрәкәт иткән. Каршы як полосага чыгып Mercedes машинасына килеп бәрелә. Немец машинасында барган пассажир урында ук җан биргән, тагын ике кеше җәрәхәт алган.
Юлларда сак йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа