Бөгелмәдә иң яхшы укытучы сайланды
Бөгелмә шәһәренең 14нче прогимназиясе инглиз теле укытучысы Инна Кикоть республика бәйгесендә җиңү яулады.
Бөгелмәдә «Ел укытучысы-2021» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Һәр катнашучы үзпрезентация һәм мастер-класс белән чыгыш ясады. Җиңүче булып 14нче прогимназиянең инглиз теле укытучысы Инна Кикоть танылды. Икенче урынны – 2нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Евгения Жилина, өченче урынны Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатның информатика укытучысы Илдар Чиглаков яулады.
«Педагогик дебют» номинациясендә 9нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Екатерина Щепеткова иң яхшысы дип табылды. Иң яхшы мастер-классның авторы – 1нче мәктәпнең физика укытучысы Андрей Стакин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа