Бөгелмә районының 42 балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар ярышларда катнашты.
Барлык балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне интеллектуаль үстерү максатыннан шашка һәм шахмат уеннары кертелә.
31-нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасы базасында ел саен үткәрелә торган «Рус шашкалары» шәһәр шашка турниры үткәрелде.
Ярышта Бөгелмә муниципаль районының 42 балалар бакчасыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Турнирны 2 категорияле судья Ольга Турдиева үткәрде.
Җиңүчеләр - Әминә Әгъзамова (20 нче балалар бакчасы) - 1 урын, Лирина Гаранина (24 нче балалар бакчасы – 2 урын, Әнвәр Фәттахов (2 нче Карабаш балалар бакчасы) – 3 урын, Захар Елин (4 нче балалар бакчасы) – 4 нче урын.
Барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы призлар алдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар дәрт, җиңүгә омтылыш һәм шашкалар уйнау осталыгы күрсәттеләр.
А. Н. Мирзаханова, мәктәпкәчә бүлек методисты