Бөгелмәдә 40 агач пропискасын алыштыра
Иртәгә, 25 апрель көнне, Геройлар аллеясына 40 агач утыртачаклар. Нарат, юкә үсентеләрен утырту "Җиңү урманы" акциясе кысаларында уздырыла. Анда сугыш ветераннары да катнашырга тиеш. Бу шәһәрне яшелләндерү эшенең бер өлеше генә. 9 Майга кадәр шәһәр урамнарына, скверларга һәм паркларга 255 куак белән 465 агач үсентесен утырту планлаштырыла. Бу эш шәһәр...
Иртәгә, 25 апрель көнне, Геройлар аллеясына 40 агач утыртачаклар. Нарат, юкә үсентеләрен утырту "Җиңү урманы" акциясе кысаларында уздырыла. Анда сугыш ветераннары да катнашырга тиеш.
Бу шәһәрне яшелләндерү эшенең бер өлеше генә. 9 Майга кадәр шәһәр урамнарына, скверларга һәм паркларга 255 куак белән 465 агач үсентесен утырту планлаштырыла. Бу эш шәһәр оешмаларына һәм мәктәптә укучыларга йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа