Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә урманнары – байлыгыбыз

Һәр елны көзен, күптәннән килгән күркәм традиция буенча, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көнне бәйрәм итәргә булдылар. "Һөнәр белән танышу" программасын тормышка ашыру кысаларында биредә тәрбияләнүче балалар халык байлыгы булган әйләнә-тирә мохитне, яшел урманнарыбызны саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче урманчы һөнәре, әлеге...

Һәр елны көзен, күптәннән килгән күркәм традиция буенча, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дә бу көнне бәйрәм итәргә булдылар.

"Һөнәр белән танышу" программасын тормышка ашыру кысаларында биредә тәрбияләнүче балалар халык байлыгы булган әйләнә-тирә мохитне, яшел урманнарыбызны саклауга үзләреннән зур өлеш кертүче урманчы һөнәре, әлеге бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар, яшел зонада, паркларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерделәр, аннары барысы "Агач утырт" ("Посади деревце") акциясендә катнаштылар.

Татьяна ШАКИРҖАНОВА, хезмәт буенча инструктор.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса