Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә урманчылыгына 2021 елга төп бурычлар билгеләнде

Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ һәм «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова, урман хуҗалыгы директоры Сәгыйть Абдуллин һ.б. катнашты.

Гөлнара Мөхәммәтханова 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләренә «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыру белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2020 елдагы эшенә уңай бәя бирде.

«Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен рәхмәт сезгә, – диде министр. – Киләсе чорга бурычлар арасында – федераль дәүләт урман күзәтчелеген гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек эшләрен көчәйтү».

Чыганак: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса