Бөгелмә "Спорт – наркотикларга каршы" фестиваленең үзәге булачак.
Фестиваль февраль аенда Татарстанның биш шәһәрендә: Казанда, Мамадышта, Чистайда, Яшел Үзәндә, Бөгелмәдә узачак.
Фестивальның максаты - спортны, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Проект идеясе - иң актуаль спорт юнәлешләрен берләштерү. Фестивальдә югары уку йорты студентлары, урта махсус уку йортлары, эшче яшьләр, яшьләр оешмалары, шулай ук 14 яшьтән 30 яшькә социаль яктан актив халык катнаша ала. Алар биремнәрне инструктор артыннан кабатларга тиеш булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа