Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында “янгын”
Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында кыңгыракулар, кәстрүлләр, калаклар шылтыраганда килеп кердем мин. "Нәрсә булды?" - дим. - Балалар бакчасында "янгын" чыкты бит, шул сәбәпле, сигнал бирү системасы да сафтан чыкты. Шуңа күрә кул астында булган әсбаплар белән тәрбиячеләргә балаларны эвакуацияләргә кирәклеген хәбәр итәбез, - диде балалар бакчасы мөдире Әлфирә...
Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында кыңгыракулар, кәстрүлләр, калаклар шылтыраганда килеп кердем мин. "Нәрсә булды?" - дим.
- Балалар бакчасында "янгын" чыкты бит, шул сәбәпле, сигнал бирү системасы да сафтан чыкты. Шуңа күрә кул астында булган әсбаплар белән тәрбиячеләргә балаларны эвакуацияләргә кирәклеген хәбәр итәбез, - диде балалар бакчасы мөдире Әлфирә Галәветдинова.
Мондый чаралар ел башында расланган план буенча уза икән. Ул-бу була калганда, хезмәткәрләр мөмкин кадәр тиз арада балаларны янгын
чыккан һәм сәламәтлеккә зыян салырдай урыннан алып чыгып китәргә, куркынычсыз урынга туплап, тагын бер кат санап чыгарга, өс киемнәрен карарга һәм аларны тынычландырырга тиеш. Бу юлы да балалар алты минут эчендә төгәл составта билгеләнгән урынга җыелдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бөгелмә районы начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Альберт Мөхәммәтов әйткәнчә, эвакуация вакыты 5 - 7 минутка сыешырга тиеш.
- Мондый укуларны без белем биру учреждениеләрендә еш үткәрәбез. Профилактика чарасы булып тора бу. Эвакуацияләү күнекмәләреннән тыш, без әле хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәл вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә аңлатабыз, - диде Альберт Ирек улы.
- Моннан берничә ел элек электр үткәргече чыбыгы яна башлап, балалар бакчасына зәһәр ис таралды. Без, янгын чыгачак инде хәзер дип, тиз арада балаларны туплап алып чыгып киттек. Яз вакыты иде, һәрберсен киендерергә дә өлгердек. Алты
минуттан соң инде без, янгын чыга калса, балаларыбыз куркыр дип, финанс палатасы бинасы янына ук барып җиттек. Балалар бакчасында янгын дружинасы калган иде, алар "01" хезмәтен чакырып, янгын чыгу куркынычы янаган очрак өчен бакчада булган янгын сүндерү әсбапларын кулланырга әзер булып калдылар, -
ди тәрбиячеләр чып-чын янгын чыгу куркынычын искә төшереп.
Бу юлы да, өйрәнү эвакуациясе генә булуга карамастан, янгын сүндерү дружинасы бина эчендә калды һәм алар тиз арада "янгынны" сүндерде.
Рапорт вакытында әлеге "янгын" очрагында бер генә баланың һәм хезмәткәрнең дә зыян күрмәве хәбәр ителде.
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа