Бөгелмә полицейскийлары күп балалы гаиләләрдәге балаларны Белем көне белән котладылар
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе ел саен мәктәп кирәк-яраклары алу буенча ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Бөтенроссия Белем көне алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә полиция хезмәткәрләре район территориясендә яшәүче күп балалы гаиләләрнең балаларын яңа уку елы башлану белән котладылар.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе ел саен авыр тормыш шартларына дучар булган гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары алу буенча ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Канцелярия кирәк-яраклары алу өчен 15 бала сертификат алды, аларның җидесе 1 сентябрьдә беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырачак.
Тәртип сакчылары балаларны уку елы башлану белән котладылар, яхшы билгеләр, белемгә омтылуларын һәм тыңлауларын теләделәр.
Ата-аналар хокук саклаучыларга даими игътибарлары, уку елы башлануга әзерләнүдә һәм шулай ук балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа