Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә кадетлары ату буенча сынауларда катнаштылар

Бөгелмә кадетлары сынауны бик яхшы үттеләр, хәрби дисциплинадагы кебек үк үзләрен тәртипле, башкаручы һәм җаваплы егетләр итеп күрсәттеләр.

“Энергетик” стадионында ГТО тестлау үзәге тарафыннан, Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе администрациясе белән берлектә, Бөтенроссия “Призывниклар көне”нә багышланган “Ату көне” оештырылды.

Офицер-тәрбияче җитәкчелегендә 9, 10, 11нче сыйныф кадетлары биремне үтәделәр, терсәк  белән өстәлгә таянып, 10 метр дистанциядән электрон коралдан аттылар. Тестны башкаруда катнашучыга өч тапкыр болай гына атып карау мөмкинлеге һәм биш зачет атуы һәм барысы өчен 10 минут вакыт бирелә.  Әзерлек өчен 3 минут каралган.

Ату – хәрби-гамәли спорт төре санала, аны белү булачак Ватанны саклаучыларга бик кирәк.

Бөгелмә кадетлары сынауны бик яхшы үттеләр, хәрби дисциплинадагы кебек үк үзләрен тәртипле, башкаручы һәм җаваплы егетләр итеп күрсәттеләр. 10нчы сыйныф кадеты Данил Куликов, 38 очко җыеп, иң оста атучы булып танылды. Исегезгә төшерәбез, ГТО алтын билгесенә лаек булу өчен 30 очко җыярга кирәк.

Гүзәл СУНЯЕВА, тестлаштыру үзәге белгече  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса