Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Бөгелмә" - бальзамнар арасында Россиядә 1нче номерлы бренд

Ул Россия Федерациясенең 81 субъектында 55 мең кибеттә тәкъдим ителгән

2018 ел нәтиҗәләре буенча 137 мең декалитр "Бөгелмә" бальзамы сәүдә челтәрләре тарафыннан гамәлгә ашырылган, аларның 82 мең декалитры - Татарстан Республикасыннан читтә. Бүгенге көндә "Бөгелмә" - үз сегментында Башкортстан һәм Удмуртиядә җитештерелгән бальзамны узып, 1-нче номерлы бренд.  "Татспиртпром" ның иң өлкән брендларының берсе Россия Федерациясенең 81 субъектында 55 мең кибеттә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә "Татспиртпром"АҖ матбугат хезмәте.

"Татспиртпром" компаниясе "Бөгелмә" бальзамын 1998 елда чыгара башлады.  Аны җитештергәндә бары табигый компонентлар - үләннәр һәм тамырлар, эфир мае, натураль бал, морслар һәм җиләк-җимеш соклары гына кулланыла. Эчемлек составына барлыгы 24 үсемлек компонентлары кертелгән.

Фото: pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса