Безне дуслык һәм җыр берләштерә
Яңалыклар

Безне дуслык һәм җыр берләштерә

“Ихлас” татар җыры халык ансамбле 34 ел буена шәһәр, Республика сәхнәләрендә җырлап яши.

“Җәүһәрләрне – бөртекләп” рубрикасының чираттагы кунагы Техника йортының, Бөгелмәнең һәм Республиканың сәхнәләрендә оештырылган күп чараларның даими солистлары –  Ихлас” татар җыры халык ансамбле.

Ансамбльнең концерт программаларына яшь башкаручылар чыгышлары да керә. Бу бик сөендерә. Димәк коллективның киләчәге бар. Ә бу – милли мәдәният һәрчак чәчәк атачак дигән сүз.