Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Берәүләр эшләренең чәчәк атуын тели, икенчеләре моңа ярдәм итә ала

Бизнес-иртәнге аш – Ак Барс Банкы Бөгелмә эшмәкәрләре белән очрашуның әнә шундый формасын сайлаган. Рәсми булмаган шартларда бизнес вәкилләренә банкның финанс мөмкинлекләре турында сөйләделәр һәм әлеге проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.

Эшмәкәрләр, дәүләт һәм банкирлар “уңышлы бизнес” дигән нәрсәнең өч төп элементы булып тора һәм “Бизнес-мохит” дигән иртәнге аш белән узган эшлек-ле шартларда нәкъ менә алар
очраштылар да. 

– Сезнең теләкләрегезне тыңлап, бергәләп хәл итү мөмкинлеге булган проблемалар турында рәсми булмаган шартларда фикер алышуга бик шат булырбыз, – Бөгелмә районы башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы урынбасары Александр Хәйретдинов очрашуда катнашучыларны сә-ламләп, сөйләшүне шулай баш-
лап җибәрде.    

Башкарма комитет җитәкче-сенең икътисадый үсеш мәсьә-ләләре буенча начальнигы урынбасары Гүзәл Рәхимова да банк белән җирле эшмәкәрләрнең нәтиҗәле уртак эшчәнлегенә өметләр баглады: 

– 2020 ел ике як өчен дә яңа мөмкинлекләр ачу, яңа мәйдан-чыклар булдыру һәм, ниһаять, яңа заман куйган таләпләр шартларында үзгәрүләр өчен үзенчәлекле ел булды.   – Без үзгәрергә әзер, үзгәрә- без дә – кече һәм урта бизнес үсеше өчен яңа шартлар тәкъ-дим итәбез. Банк хезмәттәш-лек итәргә һәрчак әзер, – дип, эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итте Ак Барс Банкының дәүләт секторы белән эшләүче директоры Эмиль Хәйретдинов.

Бизнесны ничек тотрыклыландырырга, исәп счетларын блокка куюдан ничек сакларга, шикле операцияләрдән ничек сакланырга, нинди максатларга һәм нинди шартларда кредит алу яхшырак, хезмәттәшләр өчен хезмәт хакы проектын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә – менә бу сорауларга банкирлар аеруча тәфсилле җаваплар бирделәр.    

Кече бизнес үсеше дирек-циясенең идарәче директоры  Инна Якимова финанслауның аеруча отышлы юлын ничек сайларга икәнлеге, интернет-банкның һәм корпоратив кар-таның вакыт һәм акчаны янга калдыруда уңай яклары турында сөйләде. Әлмәт региональ үзәгенең кече бизнесны үстерү директоры Евгения Николаева МСП ташламалы программа-сының нечкәлекләре, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК программасы турында аң-латмалар бирде. 

Ачык сөйләшү барышында бизнес вәкилләре, үз чиратында, бүгенге көндә үзләрен бик борчый торган нәрсәләр турында сөйләделәр. Азат Мө-хәммәтҗанов – шактый стажга ия булган эшмәкәр. Вакытның һәр минуты кадерле булган чорда банкның эше дә өзеклексез булырга тиеш дип саный ул:  

– Моннан бер еллап элек банк-та утны өзделәр һәм түләү операциясен башкару мөмкин булмады. Мин проблеманы хәл итү юлын таптым-табуын, әмма ачуым да бик көчле чыккан иде. Хәзер һәрбер ягулык
салу станциясендә өстәмә энергия чыганагы бар, банкта да шундый мөмкинлек бармы? 

Резерв чыганагы юк, әмма интернет-банк аша эш итәргә әзер торучы банк хезмәткәрләре бар. Элек проблема тудыра торган нәрсәләр булса, хәзер аларны чишү юлы бар, дип ышандырды банкирлар эшмәкәрләрне.  

Баулы он тарттыру комбинаты директоры Радмир Миңегалин шулай ук озак еллар банк клиенты булып тора икән: 

– Безнең предприятие авыл хуҗалыгы тармагында эшли. Ашлык эшкәртү белән мәшгульбез. Моннан бер ел элек төрле прог-раммалардан, шул исәптән МСП программасыннан да файдаланып, банктан кредит алган идек.Процедуралар гади булмады, озакка сузылды, шулай да ерып чыктык. Хәзер инде менә пандемия дә чигенүгә бара кебек, икътисад та күтәрелә, без дә үсәргә ниятлибез, банк ярдәменә өмет итәбез, – дип, фикерен белдерә ул. 

Мондый форматтагы очрашулар даими булырга тиеш – ике якның да уртак нәтиҗәсе бу. Шул очракта гына аларның хезмәттәшлеге уңышлы булачак дип саный банкирлар да, эшмәкәрләр дә. Бөгелмә бизнесы вәкиле – гүзәл зат Раиса
Джежери күпләрнең уртак те-ләген дә өстәп куйды:

– Финанс грамотасы буенча гыйлем эстәү максатыннан, интеллектуаль уен да оештырылса, эшмәкәрләр өчен әзерләнгән иртәнге ашка бик яхшы өстәмә булыр иде.  

 

Наталья БЫСТРОВА
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса