Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

БДБ илләре уеннарына ни өчен Казан сайлана

Хәлил Шәйхетдинов БДБ илләре уеннарына ни өчен Казан сайланганын аңлатты

Аның сүзләренчә, уеннар Татарстанның 100 еллыгына да багышлана.

20-27 августта Казанда Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре уеннары узачак. Татарстанның спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов ТР Министрлар Кабинетында брифингта ярышларны уздыру өчен Казан сайлану сәбәбен аңлатты.

"Без БДБ илләре уеннары уздыру хокукын яулау белән горурланабыз. Беренчедән, Җәйге Универсиада, Судагы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанны танытырга мөмкинлек биргәндер. Казанда бөтен спорт корылмалары әзер, өстәмә чыгымнар кирәкми. Казанны оештыру сәләте белән таныттык. Шуңа күрә бик теләп безгә тапшырдылар. Бу Татарстанның 100 еллыгына да багышлана", - диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның сүзләренчә, бу уеннар Татарстанны тагы да таныту өчен әһәмиятле.

Хәлил Шәйхетдинов уеннарда Россия командасы составында Татарстан спортчылары да булачагын әйтте. "Кул көрәшендә, дзюдо, фехтованиедә Татарстан вәкилләре күп булыр дип ышанам", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса