Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Банкнотка эләгү өчен көрәш: Казанны яклап киемнәр чыкты (+фото)

Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә. Модага кергән милли татар колорит киемнәр чыгаручы Abau фирмасы символлар өчен көрәштә Казанны яклап, 200 сумлык банкнотлар төшерелгән калын кием - толстовкалар чыгарган. Киемнәрнең Abau брендына нигез салган Тимур Рагга үзенең әлеге...

Яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларны сайлау максатында Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирү дәвам итә.

Модага кергән милли татар колорит киемнәр чыгаручы Abau фирмасы символлар өчен көрәштә Казанны яклап, 200 сумлык банкнотлар төшерелгән калын кием - толстовкалар чыгарган.

Киемнәрнең Abau брендына нигез салган Тимур Рагга үзенең әлеге эшенә болайрак аңлатма биргән: "Россиянең өченче башкаласын әлеге көрәштә яклап чыгасым килде. Акчада Мәскәү белән Санкт-Петербург бар бит инде", - дигән ул.

Сүз уңаеннан: "#200КАЗАНЬ: Казань на 200 рублей" төркеме якын арада төркемнең актив катнашучылары арасында әлеге киемнәргә бәйге оештырырга ниятли.

Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнот символлары өчен тавыш бирү 7 октябрьгә дәвам итә. Шуннан җиңүче ике шәһәр ачыкланачак.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан лидерлыгын саклап калды. Татарстан башкаласына 183 370 кеше тавыш бирергә өлгергән инде. Шулай итеп, Казан икенче урында баручы Сочины шактый артта калдырды. Әлеге шәһәр символлары әлегә 172 835 тавыш җыйды. Өченче баскычта - Севастополь (170 319).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса