Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Азнакай» нефть эшкәртү станциясенә – 60 ел

«Транснефть – Прикамье» АҖ Әлмәт район нефтьүткәргеч идарәсенең «Азнакай» нефть эшкәртү станциясе (НПС) үзенең эшен башлап җибәрүгә 60 ел тулуны билгеләп үтә.

Татарстан Республикасы Азнакай шәһәреннән 3 километр ераклыкта урнашкан «Азнакай» НПСы 1960 елның июлендә Татарстан нефтьүткәргеч идарәсе боерыгы буенча Азнакай – Сөбханкул һәм Әлмәт – Азнакай – Сөбханкул магистраль нефть үткәргечләренә хезмәт күрсәтү өчен файдалануга тапшырыла. Башта нефть Башкортстан һәм Себернең эшкәртү заводларына җибәрелә, ләкин, илдә нефть эшкәртү сәнәгате актив үсүенә бәйле рәвештә, 1970 елдан башлап, товар Россиянең үзәк өлешенә һәм Идел буеның үзәк өлешенә җибәрелә башлый.

Бүгенге көндә станция дүрт магистраль нефть үткәргечкә хезмәт күрсәтә: Усть – Балык – Курган – Уфа – Әлмәт (УБКУА), Чакмагыш – Азнакай, Әлмәт – Азнакай-2, Калтасы – Куйбышев. НПС җаваплылыгы зонасында якынча 250 км озынлыкта магистраль нефть үткәргечләр трассасы бар. Станция нефтьне магистраль нефтьүткәргечләр буенча кабул итүне, транспортлауны, исәпкә алуны һәм саклауны тәэмин итә. Узган ел «Азнакай» НПСы аша 5 млн тоннага якын углеводород чималы транспортланган.

Бүгенге көндә станция югары технологияле җитештерү объекты булып тора, аның арсеналында – инновацияләр һәм өр-яңа җиһазлар. Җитештерү куәтләре даими модернизацияләнә. Соңгы 5 ел эчендә резервуар паркын, сәнәгать канализациясе системасын һәм периметраль сак сигнализациясен техник яктан яңадан җиһазладылар. Нефтьнең сыйфатын һәм күләмен үлчәү системасы (СИКН) модернизацияләнде; инновацион автоматлаштырылган идарә системалары кертелде: төп магистраль агрегатларны вибрацияләүне, газларның норматив параметрларын контрольдә тоту, диспетчерлык контроле. Станция территориясендә шулай ук заманча административ-көнкүреш комплексы, янгын депосы, технологик транспорт һәм махсус техника участогының яңартылган биналары урнашкан.

Кулланыла торган технологияләр һәм җиһазлар торбаүткәргеч транспорт объектларының югары ышанычлылыгын тәэмин итә, шулай ук  кулланучыларга нефтьне вакытында җиткерүне гарантияли.

Станция коллективында – 95 кеше. Аларның һөнәри осталыклары югары дәрәҗәдә булуын ведомство һәм корпоратив бүләкләр, ел саен яулана торган җиңүләр һәм тармак конкурсларында алынган призлы урыннар раслый. «Азнакай» НПСы атказанган нефтьчеләребез Н. Басариев, Н. Усманов, Т.Җәлилов, шулай ук «Транснефть» системасында хезмәт юлын намус белән юл үткән династияләр вәкилләре белән горурлана. Бүлекчә хезмәткәрләре милли бәйрәмнәрдә, экологик өмәләрдә, хәйрия һәм волонтерлык проектларында актив катнашалар, шулай ук корпоратив һәм шәһәр спорт чараларында җиңүләр яулыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса