Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Һава торышының тотрыксызлыгы җимеш бирүче үсемлекләргә тәэсир итми

Авыл хуҗалыгының Татар фәнни тикшеренү институты һава торышы тирбәлешенең җимеш бирүче үсемлекләргә тәэсире юк дип белдерә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Агачлар 30 градус салкыннарны сизми. Сливаның чәчәк бөреләре температура 35 градустан, чиянең - 38, ә алмагач чәчәге бөреләре 40 градустан түбән булганда...

Авыл хуҗалыгының Татар фәнни тикшеренү институты һава торышы тирбәлешенең җимеш бирүче үсемлекләргә тәэсире юк дип белдерә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агачлар 30 градус салкыннарны сизми. Сливаның чәчәк бөреләре температура 35 градустан, чиянең - 38, ә алмагач чәчәге бөреләре 40 градустан түбән булганда гына туңа.

Галимнәр җимеш бирүче агачларны салкыннан саклауның иң гади ысулы - кар дип белдерә. Салкыннарга бирешүчән культураларны төньяк җилләреннән саклау өчен һәм аларга кояш нурлары төшсен өчен кишәрлекнең көньяк-көнбатышына утыртырга киңәш ителә.

Бакча җиләген саклау өчен аны кышкылыкка пленка яки үләннәр белән каплап калдырырга кирәк. Баштан салкында ныгытуның ике этабын үткәрергә кирәк: беренчесе 3-5 градус җылылыкта һәм киресенчә - 1дән 5 градус салкыннарда, дип киңәш итә галимнәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса