Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталыннан акчалата 25 мең сум алу кемнәр өчен каралган?

Ана капиталыннан 25 мең сум күләмендә акчалата түләүне алу күпләрне кызыксындыра. Бу мәсьәләне ачыклау өчен Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева белән элемтәгә кердек. - Эльмира ханым, Ана капиталыннан акчалата 25 мең сум алу кемнәр өчен каралган? - Дөрестән дә, дәүләт тарафыннан балалы...

Ана капиталыннан 25 мең сум күләмендә акчалата түләүне алу күпләрне кызыксындыра. Бу мәсьәләне ачыклау өчен Казан шәһәренең Яна Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева белән элемтәгә кердек.

- Эльмира ханым, Ана капиталыннан акчалата 25 мең сум алу кемнәр өчен каралган?

- Дөрестән дә, дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән мондый чара каралган. Ана капиталыннан 25 мең сум күләмендә акчалата түләүне алу хокукы белән ана сертификатына ия булган һәр гаилә дә куллана ала. Шартларының берсе - ул ана сертификаты 2016 елның 30 сентябрьгә кадәр туган бала өчен алынырга тиеш, икенчесе - ана капиталының бөтен күләме дә кулланылып бетмәгән булырга тиеш.
- Акчалата 25 мең сум түләүне алу тәртибе нинди?
- 25 мең сумны акчалата алу вакыты чикләнгән! Гаризаны сертификат иясеннән Пенсия фондына 2016 елның 30 ноябренә кадәр тапшырырга кирәк. Аның өчен гариза территориаль Пенсия фондына килеп языла. Гариза белән бергә паспорт һәм сертификат иясенең исеменә банкта ачылган счёт кирәк. Акча гаризаны тапшыру көненнән алып шул счетка ике ай эчендә күчерелә.
- Бүгенге көндә 30 сентябрьгә кадәр туган бала өчен ана капиталы сертификатын алырга өлгермәгән затлар 25 мең сум күләмендәге акчалата түләүне алырга өлгерәләрме?
- 25 мең сум күләмендәге түләүне алу хокукларын күздә тотып закон нигезендә ана капиталы сертификатына ия булган кешеләр өчен берьюлы ике гариза язу каралган. Димәк, ана сертификаты алу гаризасы белән бергә ана капиталыннан акчалата 25 мең сумга гариза тапшырыла.
- Ана капиталы бала исеменә бирелгән очракта 25 мең сум акчалата түләүгә мөрәҗәгать итеп буламы?
- Билгеле бер сәбәпләр аркасында ана капиталына бала үзе ия булган икән - аның ана капиталыннан акчалата 25 мең сум түләүне алу хокукы саклана. Бу очракта гариза белән опекун яки законлы вәкил мөрәҗәгать итә, ә банкта акча күчерү өчен счет бала исеменә булырга тиеш.
- Бу акчаны нәрсә өчен кулланып була?
- Дәүләт тарафыннан бу түләнә торган акчаларны гаиләләр үз теләкләре белән, гаилә ихтыяҗларына куллана алалар.
- Пенсия фондына килмичә генә, гаризаны интернет аша теркәп буламы?
- Гариза тапшыруның бер ысулы булып Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать итү булса, икенчесе киң кулланыш тапкан ысул - ул өйдән чыкмыйча гына, гаризаны Пенсия фондына интернет аша электрон рәвештә теркәп җибәрү. Бу ысул бүгенге көндә бик җайлы һәм уңай. Ул кешеләрнең чиратта торып вакытларын сарыф итмәс өчен җайланган. Пенсия фондының электрон порталыннан es.pfrf.ru электрон гариза җибәрү өчен Пенсия фондының шәхси кабинетында теркәлергә кирәк www.gosuslugi.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса