“Акыллы җәяүле”
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт вакыйгаларында балаларның күңелсез хәлләргә тарымасын өчен профилактик чаралар уздыруга зур әһәмият бирелә. - "Безнең Татарстан" дип аталган VI республика күләмендә узган яшьләр форумында катнашып, күнегүләр үткәрү мәйданының макетын тәкъдим итүебез дә әлеге юнәлештә алып бара торган эшебезнең мөһим бер этабы...
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә юл-транспорт вакыйгаларында балаларның күңелсез хәлләргә тарымасын өчен профилактик чаралар уздыруга зур әһәмият бирелә.
- "Безнең Татарстан" дип аталган VI республика күләмендә узган яшьләр форумында катнашып, күнегүләр үткәрү мәйданының макетын тәкъдим итүебез дә әлеге юнәлештә алып бара торган эшебезнең мөһим бер этабы булып тора, - ди тәрбияче Алинә Гаделшина.
- Социаль әһәмияткә ия булган чираттагы чара, ә ул "Акыллы җәяүле" дип атала иде, бәйге-ярыш рәвешендә узды. "Светофор", "Автобус", "Рөхсәт ителә - Ярамый, "Көйләүче" кебек уен ситуацияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, хәтергә яхшырак сеңдерү максат итеп куелды. Балалар беренче чиратта урамда һәм транспортта үз-үзен тоту тәртибен ныклап үзләштерергә тиеш.
Чаралар барышында дустанә аралашулар, бер-берең турында кайгыртучанлык күрсәтү, ярдәмләшү-булышу, уяулык булдыру кебек сыйфатларны үстерүгә дә зур әһәмият бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа