Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акция: Игелек эшләргә ашык!

5 сентябрьдән алып, 11енә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе уза. ‰иде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итүгә юнәлтелгән төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Күп кенә күренекле татарстанлылар бу акциягә кушылды инде. "Игелек атнасы" турындагы күркәм идеяне үзенең Instagram и "ВКонтакте" битләрендә "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин яклап...

 

5 сентябрьдән алып, 11енә кадәр Татарстан Республикасында "Игелек атнасы" ("Неделя добра") акциясе уза. ‰иде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышлык итүгә юнәлтелгән төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Күп кенә күренекле татарстанлылар бу акциягә кушылды инде.

"Игелек атнасы" турындагы күркәм идеяне үзенең Instagram и "ВКонтакте" битләрендә "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин яклап чыкты.

"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте оештырган акциянең максаты - бөтен республикага кеше кайгысына битараф булмаган, ярдәмгә мохтаөларга булышлык итәргә әзер торган кешеләр турында сөйләү.

Яхшы яңалык белән уртаклашу өчен күп кирәк түгел - игелекле гамәл турындагы җентекле хәбәрне "Татаринформ" агентлыгы төркемендә "Предложить новость" кнапкасына басып, "ВКонтакте" (vk.com/tatarinform) социаль челтәренә җибәрергә кирәк. "Татар-информ" журналистлары республиканың әйдәп баручы агентлыгының төп битендәкилгән хәбәрләрне бастырып чыгарачаклар.

Игелек эшләргә ашыгыгыз һәм бу турыда безгә хәбәр итегез. Ә без, үз чиратыбызда, әлеге күркәм гамәл турында бөтен Татарстанга таратачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса