"Ак Барс" хур булды
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" үз бозында "Сочи" командасына оттырды.
Үз капкасына 4 алка керттергән Станислав Галимов урынына Эмиль Гариповны бастыру да булышмады - кунаклар аның капкасына да ике алка кертә алды. Эшләр мондыйга китсә ("Ак Барс" рәттән 4 нче тапкыр оттырды), казанлыларның плей-оффка эләкми калуы да ихтимал.
"Ак Барс" (Казан) - "Сочи" (Сочи). 2:6 (0:2, 1:3, 1:1). Голлар: Петерссон (Пайгин, Игнатушкин, 16.13, күплектә), Крикунов (19.25, күплектә), Абросимов (Голубев, Корнеев, 26.49, күплектә), Петерссон (К.Уилсон, Скачков, 33.28), Максвелл (Петерссон, Скачков, 35.20), Крикунов (Пайгин, 39.30), Шёгрен (Мусин, Абросимов, 51.24), Костицын (Мамашев, Крикунов, 57.49, күплектә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа