30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Бала дигәч, ир-атлар да курка
Илдә аборт ясатучылар саны арткан. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, якты дөньяга аваз салган 100 нарасыйга 48 бала төшертү очрагы туры килгән.
-
2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 бакчаны төзекләндерәчәкләр
2016 елда Татарстанда 1,9 миллиард сумлык 95 мәктәп һәм 589,6 миллион сумлык 52 балалар бакчасын ремонтларга планлаштыралар.Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән.
-
Илзидә Госманова үзен ничек формада тота?
"Айдарым" дип җырлаучы Илзидә Госманованың репертуарында шаян җырлар шактый. "Шаяным-хәйләкәрем", "Биик әле" һ.б. Ә хәзерге вакытта ул "Җүләр син" җырын яздыру өстендә эшли. Мондый җырлар башкару - бүгенге көндә халык ихтыяҗы, чөнки моңсулык көнкүрештә дә җитәрлек. Ә шулай да Илзидә Госманованың күңеле күбрәк халык җырларына тартыла икән.
-
Грипп "колач җәя" - республикада медицина маскалары җитми
Соңгы көннәрдә Татарстанда медицина маскаларына ихтыяҗ арткан. Шуңа күрә тиздән республикага өстәмә 1 миллионнан артык (!) шундый маска кайтырга тиеш.
-
Сак булыгыз: дуңгыз гриппы күршеләрдә
Шушы көннәрдә Әлмәттә 226 кеше шәһәрнең дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән.
-
Көннәр җылыта, буран тынмый...
Бүген Татарстанда көчле җил һәм буран көтелә. Шуңа күрә белгечләр ерак юлларга чыгудан баш тартырга киңәш итә.
-
"Ак Барс" хур булды
КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" үз бозында "Сочи" командасына оттырды.