Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Афәт өчен ял юк

Яңа елның беренче атнасында Бөгелмә шәһәре һәм районы территориясендә өч янгын очрагы булырга өлгергән инде. 6 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыга. Көндезге сәгать 1 тулганда, биш катлы йортта бер бүлмәле квартирда ут чыгуы турында хәбәр алына. Санаулы минут эчендә урынга барып җиткән коткаручылар зал идәнендә...

Яңа елның беренче атнасында Бөгелмә шәһәре һәм районы территориясендә өч янгын очрагы булырга өлгергән инде.

6 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыга. Көндезге сәгать 1 тулганда, биш катлы йортта бер бүлмәле квартирда ут чыгуы турында хәбәр алына.

Санаулы минут эчендә урынга барып җиткән коткаручылар зал идәнендә аңсыз яткан хуҗаның (1983 елгы) гәүдәсен табып алалар. "Ашыгыч ярдәм" аңа инде ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәсез икәнен раслый.

32 квадрат метр мәйданлы квартирның 2 квадрат метрында ни сәбәпле янгын чыккан - анысын белгечләр ачыклый.

Шул ук көнне кичке сәгать 11 нче киткәч, шәһәребезнең Совет урамындагы 131 нче йортта ут чыга. Ике бүлмәле квартирның зал идәнендә 1 квадрат метр җирдә линолеум, шунда ук батарея янында диван тышы янган мендәрчеге ята, пәрдә янганлыгы күренә. Хәбәр килгәндә, зыян күрүчеләр булуы ихтимал дигән сүз әйтелсә дә, ярдәм сораучы кеше булмый.

- Ут чыгу сәбәпләре шулай ук ачыклана, - дип хәбәр итә Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүче-сорау алучысы Дмитрий Артемьев.

Бүген, 7 гыйнварда Восточныйда 7х5 метрлы вагон яна. Бу хакта төнге сәгать 1 нче киткәч хәбәр итәләр. Ул хосусый территориягә урнаштырылган, көнкүрештә һәм хуҗалыкта кирәкле корал-җиһазларны саклау өчен склад сыйфатында тотылган.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, аның инде түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән, вагон янып бетеп килә торган булган. Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге өлкән тикшерүче-сорау алучысы Дмитрий Артемьев әйтүенчә, бу янгынның да сәбәпләре әлегә ачыкланып бетмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса