Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Һади Атласи елы

Быел Һади Атласи белән танылган якташларыбызның гомерләре кыелуга 15 февраль көнне 78 ел тулды. Ул шомлы чорлар ераклаша барса да, хәтерләрдән мәңге җуелмас... Инде күркәм традициягә әверелде: шәһәребездә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды ел саен, шәһит киткән милләттәшләребезне искә алып, Хәтер кичәсе үткәрә. Быел әлеге чара Татар мәдәният...

Быел Һади Атласи белән танылган якташларыбызның гомерләре кыелуга 15 февраль көнне 78 ел тулды. Ул шомлы чорлар ераклаша барса да, хәтерләрдән мәңге җуелмас...

Инде күркәм традициягә әверелде: шәһәребездә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды ел саен, шәһит киткән милләттәшләребезне искә алып, Хәтер кичәсе үткәрә. Быел әлеге чара Татар мәдәният үзәгендә 27 февраль көнне узды.

Узганнарны өйрәнеп, якты киләчәкне күзаллыйбыз һәм, әлбәттә, гомерләре буена туган халкына хезмәт иткән шәхесләребезне шушы юлда өлге итеп алабыз. 1994 елда Бөгелмәдә Угыз ага Атласов һәм җәмәгатьчелек тарафыннан, әтисе Һади Атласиның намуслы исемен халыкка кабат кайтару юлында, хәйрия фонды оештыру турында карар кабул ителә. Һади Атласи исемен йөрткән әлеге фонд татар халкына, теленә, милләтенең яшәешенә чын күңелдән бирелеп хезмәт итүче, халкым дип янып яшәүче милләтпәрвәрләргә тантаналы рәвештә "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Фидакарь укытучы", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" дигән мактаулы исемнәр бирүне дә оештыра. Болар турында фондның бүгенге рәисе Фәүзия Мәхмүтова сөйләде. Быел инде әлеге чараның 22 нче мәртәбә үткәрелүен дә ассызыкланды ул. Шушы еллар эчендә күпме кеше фондның мактаулы исемнәренә лаек булган икән, ләбаса. Үз чиратында, алар бит күренекле якташларыбызның эшен дәвам иттерә!

Кичәдә Һади Атласи фондының "Мәгърифәтче" бүләге иясе, танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова да катнашты. Үзенең әтрафлы чыгышында ул быел август аенда Һади Атласиның тууына 140 ел тулуын искәртте һәм әлеге уңайдан бөтен республика күләмендә киң эшчәнлек башларга өндәде. Быел Татарстанда Һади Атласи елы дип игълан итүне күтәреп чыкты. Әлеге олы юбилей уңаеннан Бөгелмәдә дә истәлекле чаралар үткәрү планын төзү кирәклеге алга чыкты.

Кичәнең икенче тантаналы өлешендә фондның быелгы бүләк ияләрен зурладылар. "Мәгърифәтче" исеменә шәһәребездә киң танылган шәхес Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, озак еллар Бөгелмә педагогия училищесы директоры булып эшләгән мөхтәрәм зат, актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гариф улы Ибраһимов лаек булды. "Шәфәгать иясе" Русиянең буыннан-буынга килгән Мактаулы Гражданины, икенче гильдияле сәүдәгәре Мөхәммәтшакир Мөхәммәтлатыйф улы Хәкимовка (Хәким байга) бирелде. Монда шуны да әйтеп узарга кирәк, җирле краеведлар Миләүшә һәм Әсгать Закировлар Хәким байның Чаллыда яшәүче турунын (оныгының баласын) тапканнар. Эрзис Шакиров кичәдә катнашты һәм бу турыда Шаһәдәтнамәне кабул итеп алды. Шулай ук бу турыдагы Шаһәдәтнамә һәм гыйззәт билгесе Татар мәдәният үзәгенә дә тапшырылды.

"Фидакарь укытучы" булып Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениесе Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат директоры Латиф Мәхмәт улы Чинар, Бөгелмә шәһәре 11 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Абдулхалик кызы Килдеярова, Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Иске Мөэмин төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Равилә Дәүләт кызы Садыйкова танылдылар. "Милләтпәрвәр" исеменә Бөгелмә шәһәре урта һөнәри белем бирүче "Бөгелмә педагогия көллияте"нең татар теле, әдәбияты һәм аларны укыту методикасы мөгаллимәсе Фирая Галимулла кызы Каюмова, Бөгелмә муниципаль районы Карабаш 1 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлфия Әхәт кызы Минһаҗева лаек булдылар. "Иҗтиһатлы укучы" булып Бөгелмә муниципаль районы Карабаш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эльвина Мингалимова белән Бөгелмә муниципаль районы Карабаш 1 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗев танылдылар.

Кичә шәһит киткән шәхесләр рухына дога кылу белән тәмаланды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса