3 нче мәктәп укучылары Алабуга шәһәренә сәяхәт кылдылар
Әле яңа гына мәктәпләрдә укулар башланган иде, инде яңа уку елының ике ае сизелмичә үтеп тә китте, укучыларның тәүге каникуллары җитте. Көзге каникулның икенче көнендә 3 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары, барлыгы 27 бала, укытучылары А.З. Акбашева һәм Л.Ә. Вәлирахманова җитәкчелегендә, Алабуга шәһәренә юл тоттылар. Әлеге экскурсиядән укучылар да, укытучылар...
Әле яңа гына мәктәпләрдә укулар башланган иде, инде яңа уку елының ике ае сизелмичә үтеп тә китте, укучыларның тәүге каникуллары җитте. Көзге каникулның икенче көнендә 3 нче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары, барлыгы 27 бала, укытучылары А.З. Акбашева һәм Л.Ә. Вәлирахманова җитәкчелегендә, Алабуга шәһәренә юл тоттылар.
Әлеге экскурсиядән укучылар да, укытучылар да бик канәгать калдылар. Алар борынгы, күп кенә мәшһүр шәхесләр яшәгән, 1009 еллык бай тарихы булган бу шәһәрнең туган якны өйрәнү, милли-декоратив сәнгать музейларында, И.И. Шишкинның музей-йортында булдылар. Укучылар рәхәтләнеп мастер-класслар карадылар һәм хәтта үзләре дә курчаклар, дөньяда популяр булган "angry birods" уеннарына охшатып эшләнгән модалы кошчыклар ясап карадылар. Шулай ук алар Надежда Дуровага куелган һәйкәлне, шәһәребез исеменнән Алабуганың 1000 еллыгы юбилее уңаеннан бирелгән бүләкне күрү бәхетенә дә ирештеләр.
Кыскасы, укучыларның биредә алган бихисап белемнәре аларга Татарстан тарихы фәнен өйрәнгәндә бик кирәк булачак әле. Мондый файдалы, кызыклы, эчтәлекле сәяхәтнең ФДББС шартларында укучы балаларга әһәмиятле булуы һичшиксез.
Роза Йосыпова, 3 нче мәктәп укытучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа