2019 елның иң яхшы 500 комбайнчының алтысы Бөгелмә районыннан
Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан “Иң яхшы комбайнчы-2019” республика конкурсы игълан ителде, ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.
Конкурста барлыгы 1464 АПК хезмәткәре катнашты, шул исәптән: бөртекле культураларны суктыруда 1307 комбайнчы һәм бөртекле культураларны чаптыруда 147 механизатор. Конкурста 500 белгеч җиңүче булды.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг уздырылды. Уракта катнашучылар турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып чыкты һәм урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылды.
Быел министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм ТРда иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук чапкычлар төркеме буенча иң зур мәйданда 20 механизатор 60 мең сум күләмендә премия алачак. Шулай ук конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак. Бүләкләү республиканың муниципаль районнарында узачак.
Бөгелмә районы данын “М. Җәлил исемендәге ҖЧҖ һәм “Северная Нива Татарстан” ҖЧҖ яклады. Шаһит Шәрип улы Фәсхетдинов, Илдар Закир улы Шиһапов, Фәнис Минхарис улы Мингалимов, Фәрит Расыйх улы Ямалетдинов, Максим Николаевич Шанцев һәм Ринат Айрат улы Мөхәммәтҗанов җиңүчеләр булып танылдылар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа