2016 елда Татарстанда 95 мәктәп һәм 52 бакчаны төзекләндерәчәкләр
2016 елда Татарстанда 1,9 миллиард сумлык 95 мәктәп һәм 589,6 миллион сумлык 52 балалар бакчасын ремонтларга планлаштыралар.Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән.
Хәзерге вакытта 119 объектта ремонт эшләре башланып киткән инде. Аларның 85 е - мәктәп, 34 е - балалар бакчасы. Шул ук вакытта агымдагы елда балалар лагерьлары төзү һәм төзекләндерү дә күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа