Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2016 елда күпме торак төзеләчәк?

Татарстан Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин агымдагы елда төзеләчәк йортлар санын бәян итте.

2016 елда арендалы торак төзелеш программасы кысаларында гомуми мәйданы 29,6 мең кв метрлык 36 торак йорт төзү каралган.

Ата-ана назыннан мәхрүм калган ятим балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру программасы кысаларында 2016 елда 311 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. "Торак" федераль максатчан программа буенча торак белән тәэмин ителергә тиешле гражданнарга 99 йорт төзү планлаштырыла (4 се сафка кертелгән). Бүгенгә 95 күп фатирлы инвестицион торак йорттан 36 йорт әзерлеге югары дәрәҗәдә (70 проценттан тан артык), уртача әзерлектә - 33 йорт (30-70 процент), әзерлеге түбән дәрәҗәдә - 26 йорт (0-30 процент). Аз катлы торак төзү өлкәсендә, шул исәптән шәхси торак төзү, республика буенча планлаштырылган 9 мең 500 йорттан сафка 622 объект кертелгән. 2016 елда республикада участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләренә торак белән тәэмин итүгә 8 муниципаль районда 18 административ-торак комплекслары төзү каралган, алардан республика бюджеты исәбенә - 10, муниципаль берәмлекләр бюджеты исәбенә 8 административ-торак комплекс төзеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса