Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

10 июньдә – “Болгар җыены”

10 июньдә Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан борынгы Болгар каласында, Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1123 еллыгына багышлап, "Болгар җыены" уза. Бу чарада муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та катнаша.

Узган елгы тантанада Россия Федерациясенең 30 субъектыннан 50 меңгә якын кеше катнашкан. Быел бу сан күпкә артык булыр дип көтелә, чөнки җыенга Татар мөселман эшлеклеләре III форумы (900 кеше), РФ субъектлары башлыклары, Россиянең төп мөселман үзәкләре дини идарәләре рәисләре киләчәк. Моннан тыш, "Ислам в Волго-Вятском регионе" (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе) исеме астында узучы V Халыкара симпозиум рамкаларында тантанага Төркиядән галимнәр делегациясе килүе дә көтелә.

Шулай ук чит илләрдән - Төрек Республикасының Президент администрациясе генераль секретарен, Төркиядән, Босния һәм Герцеговинадан, Румыниядән мөфтиләрне көтәләр. Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең киңәшче советы рәисе, Кавказның Мөселманнар идарәсе рәисе Аллаһ Шөкер Паша-задә "Болгар җыены"ның мактаулы кунагы булачак. Ул көнне уздырылачак чаралар "Болгар җыены"на килгән кунакларның рәсми котлаулары белән башланып китәчәк. Аннары мәчет (мөфти резиденциясе) һәм мәдрәсә комплексын ачу тантанасы уза. Болгарның кече манарасы янында Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тәүбә йоласы уздыра. Мәчет һәм мәдрәсә комплексы мәйданында өйлә намазы укылачак.

Мәйданчыкларда һөнәр осталары үз эшләрен - сувенирлар, халык кул эшләре, "Чикләүләрсез хәләл" фестивале кысаларында хәләл продуктлары сатуны оештырачаклар.

Бөгелмә делегациясе Идел Болгарстанында Исламны кабул иткән урынга 10 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә шәһәрнең үзәк мәчете яныннан кузгала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса